news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада укытучыларга автомобиль ачкычлары тапшырылды

Алабугада укытучыларга автомобиль ачкычлары тапшырылды
alabuganury.ru

Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков шәһәр һәм район тормышына багышланган киңәйтелгән киңәшмәдә ике укытучыга «Лада Гранта» автомобиле ачкычларын тапшырды. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза. 

«Мобиль укытучы» проекты кысаларында Олы Шүрнәк урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Илгиз Сәлимов һәм инлиз теле укытучысы Рәмзия Сәлимова машина ачкычлары алды. 

Укытучылар Мамадышта яши һәм менә инде өченче ел рәттән Алабуга районына килеп балаларга белем бирә, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot