news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Укытучы елында мөгаллимнәр өчен грант булдырылачак

Шәһәрдә Укытучы елын ачуга багышланган тантаналы чара 29 гыйнварда узачак

(Алабуга, 15 гыйнвар, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада Укытучы елын ачуга багышланган тантаналы чара 29 гыйнварда узачак.
“Гомумән алганда, Укытучы елына без инде күптән әзерләнә башладык”, – диләр педагоглар. Быел Алабуга районы территориясендә, республикадагы кебек үк, төрле иҗади һәм спорт чаралары үткәрү күздә тотыла. Алабуга районы укытучылары арасындагы фестиваль шуларның беренчесе булачак.
Укытучы елында Алабуга районы җитәкчелеге иң яхшы мөгаллимнәрне бүләкләү процессына кушылырга карар кылды. Мәктәпкәчә белем бирү системасының иң яхшы укытучысын һәм хезмәткәрен ачыклау максатыннан конкурс игълан ителәчәк, конкурста җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендәге грант тапшырылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта район мәктәпләрендә 1500 гә якын педагог эшли, шуларның өчтән беренә якыны сыйныф җитәчесе вазифасын да башкара. “Безнең үзебезездә педагогика университеты бар, шунлыктан кадрлар белән бар да тәртиптә. Шул ук вакытта физика, математика, чит тел, информатика укытучылары җитешмәгән районнар да бар. Әлбәттә, бездә дә кайвакыт проблемалар килеп чыга – мисал өчен, ел башында Куклюк авылында математика укытучысы юк иде, әмма без бу мәсьәләне бик тиз хәл иттек”, – ди Алабуга районы мәгариф идарәсе башлыгы Илнур Шәймәрдәнов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100