news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Укытучы елына старт бирелде

Чара педагогика университетының актлар залында узды

(Алабуга, 29 гыйнвар, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген Алабугада тантаналы төстә Укытучы елы ачылды. Чара педагогика университетының актлар залында узды.
Ул спортчылар – узган Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы геройларыннан символик факелны педагогларга тапшыру белән башланып китте. Шуннан соң Укытучы елын тантаналы төстә ачу өчен Алабуга районы башлыгы Илшат Гафуровка сүз бирелде. Ул Алабуга дәүләт педагогика университеты ректоры Айдар Кәлимуллинга “Мәгълүмати үзәк”не үстерү өчен акчалата сертификат тапшырды. Биредә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова котлау сүзе белән чыгыш ясады.
Алда торган зур бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын да игътибардан читтә калдырмадылар, Илшат Гафуров һәм Татьяна Ларионова Бөек Ватан сугышында һәм хезмәт фронтында катнашучыларга истәлекле медальләр тапшырды.
Бәйрәм Алабуга районы укытучы династияләре (Мясниковлар, Мироновлар, Хәмитовлар, Рыбаков–Поспеловлар, Захаровлар, Сәлаховлар) хакындагы хикәят белән дәвам итте.
Моннан тыш, бүген мәдәният сараенда “Болгар” ансамбле концерты булды, анда районның барлык педагоглары чакырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100