news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада “Укытучы елы–2010” конкурсы уза

Хәзерге вакытта конкурсның беренче этабы бара – муниципаль комиссиягә дәгъвачылар күрсәтелә, документлар һәм материаллар тәкъдим ителә

(Алабуга, 8 февраль, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада “Укытучы елы–2010” конкурсы башланды. Аны район башкарма комитеты һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы советы үткәрә. Конкурс мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру, иҗади эшләүче педагогларны кызыксындыру, инновацион педагогик идеяләрне пропагандалау һәм иң яхшы укытучыларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан уздырыла.
Хәзерге вакытта конкурсның беренче этабы бара – муниципаль комиссиягә дәгъвачылар күрсәтелә, документлар һәм материаллар тәкъдим ителә. Икенче этапта конкурс сайлап алуы узачак, укытучы–конкурсантлар тарафыннан тәкъдим ителгән материалларга экспертиза ясалачак. Нәтиҗәдә, ярымфиналга чыккан 10 кеше өченче турга үтә. Конкурсның финалы 26 февральдә узачак. Ул мастер–классны үз эченә ала, аның темасын финалга бер көн кала оештыру комитеты билгели. Конкурсның район этабында җиңүчене грант һәм диплом көтә, ә аның эш тәҗрибәсе алдынгы педагогик тәҗрибә район мәгълүматлар базасына кертеләчәк. Моннан тыш, җиңүче “Татарстан Республикасы ел укытучысы–2010” республика конкурсында Алабуга районын тәкъдим итәчәк.





news_right_1
news_right_2
news_bot