news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада туризмнан керемнәр ике тапкыр артты

Алабугада туризмнан керемнәр ике тапкыр артты

(Алабуга, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). 2005 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының туризмнан алган кереме 2 миллион сум тәшкил иткән. Бу 2004 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Узган ел шәһәрдә 130 меңнән артык турист булган, бу Алабуганың үз халкы саныннан ике тапкыр артыграк дигән сүз. Музей-тыюлык директоры Гөлзадә Руденко Алабуганың бөтен ил туристлары арасында мондый уңышын яңа объектлар һәм маршрутлар ачылу белән аңлата.

Яңа маршрутларның берсе музей-тыюлыкка “Туризм. 21 гасыр” Россия конкурсында призлы урын алып килде. “Шишкин урыннары буенча” маршруты “Түбән Кама” милли паркы хезмәткәрләре белән бергәлектә эшләнгән. Ул Алабуга шәһәрчеге, Иван Шишкинның музей-йортын, шулай ук Алабуганың атаклы рәссам сурәтләгән күркәм почмакларын үз эченә ала. Музей-тыюлыкның якындагы планнарында – “Сәүдәгәрләр Алабугасы” яңа маршрутын эшкәртү. Алабуга кунаклары шәһәрнең тарихи өлешендәге борынгы корылмаларга һәм биналарга соклана.

Каланың бар тарихи урыннарын үз эченә алган “Тыелуклы Алабуга” маршрутына ихтыяҗ зур. “Цветаева Алабугасы” маршрутының да популярлыгы арта.

Дебаркадер куелгач, калага су юлы белән эләгүче кунаклар саны күбәя. Узган ел Алабугада елга сәяхәтләреннән 53 меңнән артык турист булган. Шәһәрнең меңьеллыгына әзерләнү кысаларында капиталь елга порты төзү планлаштырыла.

Борынгы объектларны саклау һәм төзекләндерү өчен шактый күләмдә акчалар җәлеп ителә, шул исәптән федераль бюджеттан да. 2006 елда Алабуганың музей-тыюлыгы өч мөһим проектны гамәлгә ашырачак. Беренчесе – Алабуга шәһәрчеге территориясен реконструкцияләү һәм төзекләндерүне тәмамлау, икенчесе – Казан урамын “Алабуга Арбаты”на әверелдерү өстендә эшләү. Өченче проект – Иван Шишкинның музей-йортында ишегалды корылмаларын торгызу. Шәһәр җитәкчелеге әлеге объектларны Алабуганың 1000 еллыгына әзерлек программасына кертергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100