news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Тукай» иммерсив программасы тәкъдим ителде

Алабугада «Тукай» иммерсив программасы тәкъдим ителде
Фото: Аделия Зарифуллина тәкъдим итте

13 ноябрьдә Алабуга шәһәре Мәдәният сараенда «Ars Aeterna: Талантлар остаханәсе» фестивале кысаларында «Тукай» иммерсив программасы узды.

Тамашачылар бөек татар шагыйре дөньясына чумды. Шигърият, татар композиторлары музыкасы һәм ком анимациясе бербөтен булып кушылды.

Сәхнәдә халыкара конкурслар лауреатлары Диләрә Нәбиуллина (сопрано), Алия Уразалиева (скрипка), Илназ Дудкин (баян), ТР атказанган артисты Владислав Захаров (флейта) һәм рәссам Ләлә Явкина (ком анимациясе) чыгыш ясады. Фортепиано партиясе – Аделия Зарифуллина.

Проект «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot