Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада тугызынчы мәртәбә гастрономия фестивале узды
Алабугада тугызынчы тапкыр «Пир в мир» гастрономия фестивале узды. 30 майда ул Ленин мәйданында үтте. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы хәбәр итә.
Бәйрәмгә тәмле ризык һәм яңа кулинария тәэсирләрен сөючеләр җыелды. Бу көннең төп гастрономик яңалыгы тавык һәм ананас белән кыздырылган дөге булды — алабугалыларның күпчелеге нәкъ менә фестивальдә беренче тапкыр аны ашап карый алды.
Ризыкны әзерләү белән шеф-повар Вадим җитәкчелек итте. Әйтүенчә, кулинария белән ул өч яшеннән кызыксына башлый, ә профессиональ яктан яраткан эше белән ул инде дүрт елдан артык шөгыльләнә.
Ризыкның төп үзенчәлеге — аның махсус соусында. Аның рецепты катгый сер итеп саклана. Пешерү процессы тамашачылар күз алдында барды: кызган казанда тавыкны җиңелчә кыздырып алдылар, аннары боҗралап туралган суганны һәм кишерне аерым кыздырдылар, ананас өстәделәр, алар янына итне салдылар һәм шулар янына алдан пешерелгән дөгене салып болгаттылар. Ә иң ахырда шеф-повар ашамлыкка үзенә кабатланмас тәм биргән яшерен соусын өстәде.
Фестивальнең махсус кунагы бу юлы Алабуга муниципаль районы ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов булды. Ул үзе дә ризык әзерләүдә катнашты.
«Монда булу минем өчен көтелмәгән булды, ләкин гадәттән тыш күңелле килеп чыкты. Чакыруыгыз өчен рәхмәт», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Геннадий Петрович.
Параллель рәвештә ул җыелучыларга ветераннар советы эше, мәктәпләрдә Батырлык дәресләре, өлкән буын арасында Спартакиада һәм гуманитар ярдәм җыю турында сөйләде.
Шәһәрнең Мәдәният сарае артистлары җыелган халыкка бәйрәм рухы бүләк итте. Кунаклар өчен вокаль коллективлар чыгыш ясады, шулай ук сәхнәдә кыйммәтле бүләкләр белән викторина узды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз