Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада тугыз корылмага таралган янгын видеосы чыкты
Ут бер корылмадан икенчесенә күчә барган.
(Алабуга 28 май, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). 27 майда Алабугада тугыз корылмага таралган янгын видеосы чыкты. Зур Покровская урамында сарайлар янган. Бердәм экстрен номерына янгын турындагы хәбәр 14 сәгать 32 минутта алынган.
Янгын мәйданы 250 квадрат метрны тәшкил иткән.
Биредә корылмалар тыгыз урнашу сәбәпле, хәл тагын да катлауланган. Моннан тыш, бу көнне көчле җил дә булган. Нәтиҗәдә, тугыз корылма: мунчалар, сарайлар, гаражлар һәм склад янган.
“Ике мунча, өч сарай, гаражлар өстендәге корылма һәм остаханә янкормасы янды. Ун квадрат метр ераклыкта булган өйгә ут кабу куркынычы янады”, - дип хәбәр иттеләр Алабуга районы буенча күзәтчелек бүлегендә.
Ут бер корылмадан икенчесенә күчә барган. Янгынны бер сәгать эчендә сүндерә алганнар. Зыян күрүчеләр юк. Килгән зыян һәм янгын чыгу сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз