Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Туган батыр» турниры алдыннан барлык мәчетләрдә Коръән хәтем кылу башланды
2 августта Алабуга шәһәрчегендә уктан ату буенча «Туган батыр» Россиякүләм турниры узачак. Әлеге турнир быел дүртенче ел рәттән үткәрелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу юлы хәзрәтләр, аксакаллар, турнирда катнашучылар, кунаклар һәм алабугалылар әлеге тарихи җирлектә борынгы Ак мәчет урынына өйлә намазына җыелачак һәм Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә һәлак булучылар рухына багышлап, шулай ук туган җиребезнең иминлеге өчен догалар кылачак.
Шунысын искәртеп үтик, турнир башланырга берничә көн кала Алабуга шәһәренең барлык мәчетләрендә Коръән хәтем кылу башланды – ул ислам динендә иң олуг гыйбадәтләрнең берсе. Коръән хәтеме турнир узган көнне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында дога кылу белән тәмамланачак.
Быел турнир Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында үткәрелә. Ярышны үткәрү урыны итеп сайланган Алабуга шәһәрчеге үзенең бай тарихы белән таң калдыра. Ул – X гасыр архитектура һәйкәле саналган борынгы Болгар мәчетенең бер өлеше, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз