news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Туган батыр» IV Бөтенроссия турнирын үткәрү вакыты, урыны, программасы билгеле

2 августта Алабуга шәһәрчегендә уктанда ату буенча «Туган батыр» Россиякүләм турниры узачак. Әлеге турнир быел дүртенче ел үткәрелә. Чара сәгать 9:00да башлана. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Анда «Алпар» этнотөркеме һәм башка башкаручылар чыгышы, интерактив зона (җәядән ату, сөңге ыргыту), кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, хәләл фуд-корт, атлар прокаты, тематик фотозоналар, балалар өчен уен зонасы булачак.

9.00 сәгатьтә җәядән ату турниры башлана.

10.00 сәгатьтә - Яшүсмерләр арасында көрәш буенча турнир;

11.00 сәгатьтә – Турнирны рәсми ачу»;

12.00 сәгатьтә – Күмәк намаз;

15.00 сәгатьтә – Көрәш җиңүчеләрен бүләкләү;

16.30 сәгатьтә – «Туган батыр» анимацион фильмы премьерасы;

17.00 сәгатьтә – Турнирга йомгак ясау һәм бүләкләү.

news_right_1
news_right_2
news_bot