news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Туган батыр» җәядән ату турниры кысаларында көрәш ярышлары һәм остаханә узачак

Алабугада «Туган батыр» җәядән ату турниры кысаларында көрәш ярышлары һәм остаханә узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

1 августта Алабуга шәһәрендә бишенче тапкыр «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак. Җәядән ату ярышларыннан тыш, программада тарихи мәчеттә күмәк намаз уку, һөнәрчеләр ярминкәсе, танылган артистлар чыгышлары да бар.

Шулай ук фестиваль кысаларында 2010-2011 елларда һәм 2012 елда туган һәм аннан кечерәк егетләр арасында көрәш буенча III ачык республика турниры һәм милли спорт төре буенча остаханәләр узачак.

«Фестивальдә һәр елны көрәш өчен аерым мәйдан оештырыла. Кунаклар тәҗрибәле спортчылар көрәшен карый алачак. Көрәш буенча остаханәләр, шулай ук яшь көрәшчеләр арасында ярыш узачак. Барлык җиңүчеләрне дә бүләкләр көтә», – дип искәртте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Туган батыр» татар милли мәдәни проекты авторы, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Радик Абдрахманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot