news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада ТР Президенты катнашында “3М Волга” компаниясе заводы төзелешенә беренче таш салдылар

Яңа предприятиедә нефть-газ, машина төзелеше һәм төзелеш тармагы өчен материаллар җитештереләчәк

  (Алабуга, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Алабугада яңа завод төзелеше башлануга старт бирелде. “Алабуга” МИЗ нда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Американың “ЗМ” компаниясе заводының нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Бу чарада РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев, предприятиенең генераль директоры Тимоти Аллен Кениг һ.б. катнашты.

“Бүген мөһим проект старт ала, Россия базарында бу завод продукциясенә ихтыяҗ бар. Безнең бурыч предприятие төзелеше өчен шартлар булдыру һәм кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук продукцияләрен сатарга ярдәм итү. Инвесторларга эшчәнлек итүдә ярдәм итәчәкбез дип ышандырам”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов тантананы ачып.
РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев та инвесторларга ышаныч һәм оператив эш өчен рәхмәт белдерде.
“Мондый инвесторның килүе Россиягә, республикага һәм “Алабуга” МИЗ ны ышаныч булуын дәлилли. Бу ике як өчен дә икътисади нәтиҗәле хезмәттәшлек булыр дип ышанам”, - диде Савельев.
Яңа предприятие “ЗМ Волга” дип аталачак. Ул нефть-газ, машина төзелеше һәм төзелеш тармагы өчен материаллары җитештерәчәк, шулай ук заводта ябыша торган тасмалар һәм герметика җитештерү дә җайга салыначак. Искәртеп узабыз “3М” скотч җитештерү патентына ия булуы белән танылган. Дөрес, “Алабуга” МИЗ нда ул җитештерелми.
Заводны 2014 елның өченче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Барлыгы 100 эш урыны булдырылачак. “Завод киңәйтелү белән эшчеләр саны да артачак”, - диде предприятие генераль директоры Тимоти Аллен Кениг. Аның сүзләренә караганда, предприятие продукциясе тулысынча Россия базарына юнәлдерелгән.

Искәртеп узабыз, “3М Волга” “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасында 35 нче резидент булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot