news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Toyota Land Crusiser автомобиленә ут төрткән билгесез кешене полиция эзли

Алабугада Toyota Land Crusiser автомобиленә ут төрткән билгесез кешене полиция эзли

Алабугада Toyota Land Crusiser автомобиленә ут төртү факты нигезендә тикшерү башланган. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Җинаять кылынган мизгел һәм янгын видеога эләккән. Күзәтү камерасы язмасында билгесез кешенең машина янына килүе, капотка ут төртүе һәм китеп баруы күренә.

Утны шаһитлар сүндермәкче булып караган, әмма янгынны урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр генә туктата алган.

Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, Toyota Land Crusiser автомобиленә ут төртү турында хәбәр Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә 19 июньдә килгән.

«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре видеоязмаларны өйрәнә, вакыйганың шаһитларыннан сорау ала», – дип белдерде хокук саклаучылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot