news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада тематик ифтарлар уза

Алабугада тематик ифтарлар уза
Фото: Альбина Сабирова, Лилия Фазлыева

Соңгы елларда авыз ачу мәҗлесләрен кызыклы программалы кичә рәвешендә дә оештырып, тематик ифтарлар үткәрү матур традициягә әверелеп бара. Быел Рамазан аенда мондый ифтарлар Алабуганың «Әҗмәл» мәчетендә дә уздырылды. Биредә бер көнне яшьләр өчен аерым кичә үткәрелсә, башка көннәрне медицина хезмәткәрләрен, укытучылар һәм тәрбиячеләрне чакырдылар. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Хатын-кызлар һәм балалар белән эшләү буенча мөхтәсиб ярдәмчесе Лилия ханым Фазлыева сөйләвенчә, авыз ачу, вәгазь һәм дога кылудан тыш, программада мөнәҗәтләр әйтү, балалар чыгышлары, хатын-кыз киемнәре күрсәтү һәм башкалар каралган. Һәр ифтарның башында күрсәтелгән видеороликларда азан яңгырый, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның котлавы күрсәтелә.

«Ифтар ашлары — авыз ачу гына түгел, төрле яктан, төрле форматта дин турында сөйләү ул, оештыруның төп максаты да шул. Ислам динендәге кешеләрнең билгеле бер кысаларда гына ябылып ятмавын, чикләнмәвен күрсәтәсебез килде. Шул нисбәттән бу ифтарлар бик яхшы форсат булды», — ди Лилия ханым.

Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр өчен оештырылган ифтарда шәһәрдәге мөселман кибетеннән килгән Гүзәлия ханым хатын-кызларны матур итеп яулык ябарга өйрәтә, мөселман динендәге хатын-кызларның ничек матур киенә алуын күрсәтә. Инде традицион рәвештә, ул катнашучыларга бүләкләр дә бирә, намазга басарга теләк белдерүчеләргә намазлык, күлмәк, дисбе тапшырыла.

Лилия ханым билгеләп үткәнчә, гадәттә мондый ифтарларда 70 кә якын кеше катнаша. Һәр тематик ифтарда кичәдә катнашучыларга якын булган темага хәдисләр укыла. Яшьләргә — яшьләр турында хәдисләр һәм аятьләр, медикларга —Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәребезнең шифа турында сүзләре, укытучыларга белем бирүгә бәйле хәдисләр, файдалы киңәшләр тәкъдим ителә.

«Әлеге ифтарда актуаль темалар күтәрелә, шул ук вакытта кызыклы программа төзелә, мәсәлән, модалы киемнәр күрсәтү уза. Үзебезгә дә шундый чара үткәрергә кирәк, дип хәл иттек һәм тәвәккәлләдек. Мондый авыз ачу мәҗлесе беренче мәртәбә узган елны үткәрелде, ул вакытта чара «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узды», — дип сөйли оештыручыларның берсе Альбина Сабирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100