Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Татарстанда беренче Махсус хәрби операция музее ачылачак

Алабугада «Яшь Гвардия»нең җирле бүлеге тарафыннан «Җиңүгә бергәләп» хәрәкәте, «Буровик» ТОС 1, волонтерлар үзәге һәм «Кленовый» ТОС 14 белән берлектә Татарстанда беренче булган махсус хәрби операция музеен ачуга әзерлек бара. Ул махсус хәрби операциягә һәм анда һәлак булган герой-якташлар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган. Аларга аерым фотостенд багышлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Музейны ачу символик датага — 27 гыйнварга планлаштырылган. Ачылу көне Россиянең Хәрби дан көне — Ленинград камалашын өзү датасына багышлана. Музейның җитәкчесе һәм экскурсоводы Роман Епанешников булачак. Хәзерге вакытта музейда 50 экспонат исәпләнә.

Фото: http://alabuganury.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз