news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы уза

Аның кысаларында “Бердәм төбәк” III халыклар дуслыгы муниципаль фестивале үтәчәк

(Алабуга, 12 октябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). 30 октябрьдә Алабугада Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы уза. Аның кысаларында түбәндәге чаралар үтәчәк: “Республика муниципаль берәмлекләрендә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру эше тәҗрибәсе” дигән темага пленар утырыш, этномәдәни мәктәп, 1 һәм 2 нче татар гимназияләре, шәһәр музейларында булу, “Бердәм төбәк” III халыклар дуслыгы муниципаль фестивале.
Татарстан халыклары ассамблеясы 2007 елның 8 декабрендә гамәлгә куела. Аңа ТР Милли–мәдәни берләшмәләр ассоциациясен тәшкил иткән барлык милли иҗтимагый оешмалар керде, яңа җәмгыятьләр дә кабул ителде. Ассамблеяны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot