news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Татарстан чаңгы юлы-2024» була

Алабугада «Татарстан чаңгы юлы-2024» була
Фото: http://alabuganury.ru/

10 февральдә 10.00 сәгатьтә шәһәр ипподромында «Татарстан чаңгы юлы-2024» узачак. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбрә итә.

Анда шәһәр җитәкчеләре һәм чаңгы спорты ветераннары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар; гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары; урта һәм югары һөнәри белем бирү йорты студентлары, шулай ук шәһәр һәм район предприятиеләре, учреждениеләре хезмәткәрләре катнашачак.

Чаңгы ярышларында теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучыларны чын спорт дәрте һәм яхшы кәеф көтә. Чара шәһәр халкын даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot