news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Татарларда кунакта» экспозициясе ачыла

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда үз фондларыннан «Татарларда кунакта» экспозициясе ачыла. Бу экспозиция Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы алдыннан ачыла. Проект берничә ел Татарстан Республикасын Россиянең 24 шәһәрендә, Белоруссия һәм Португалиядә уңышлы тәкъдим итте һәм, ниһаять, Алабугада тукталды.

Экспозициянең нигезен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фонд җыентыгыннан XIX-XI гасырның 354 предметы тәшкил итә: байларча чигелгән хатын-кызлар костюмнары, көнкүреш әйберләре, хезмәт кораллары, савыт-саба, йорт җиһазлары һәм музыка уен-кораллары. Зәркан бизәнү әйберләреннән чәч чулпысы, каеш, алка, беләзекләр тәкъдим ителгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициянең бер өлеше татар утары декорының традицион элементлары белән бизәлгән.

Экспозиция ачылышында милли һөнәрләр һәм ризыклар турында видеолар да күрсәтеләчәк. Балалар өчен Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча мультфильмнар күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot