news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесе узды

Катнашучылар «Үзем турында үзем», «Татар халык ашлары», «Биючегә сүз әйтмәгез», «Дефиле», «Кем зирәк» кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Алабугада «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесе узды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). КФУның Алабуга институтының актлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесе узды.​ ​ Анда «Университет​» мәктәбенең иң талантлы​ кызлары көч сынашты.​

Катнашучылар «Үзем турында үзем», «Татар халык ашлары», «Биючегә сүз әйтмәгез», «Дефиле», «Кем зирәк» кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте.​ Алар үзләрен​ хуҗабикә, биюче, тел остасы​ буларак та ачтылар, тәмле ризыклары белән жюриларны таң калдырдылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча «Татар кызы-2021» титулына​ 7 «Б» сыйныфы укучысы Юлия Заһретдинова лаек булды.

​Кызларга бәя бирүчеләр арасында Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Фатыйхова да бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100