news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада ташландык бина урынында термаль комплекс барлыкка киләчәк

Алабугада ташландык бина урынында термаль комплекс барлыкка киләчәк
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабугада Пролетар урамында төзелеп бетмәгән кирпеч бина инде берничә ел тора. Билгеле булганча, тиздән бу объект төзелеп бетәчәк һәм шәһәр өчен файдалы булачак. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Алабуганың өске өлешендә урнашкан бинаны 2019 елда ук төзи башлаганнар. Анда мунча ачарга ниятләгәннәр иде. Шәһәрнең өске өлешендә җәмәгать мунчалары булмаганлыктан, бу мәсьәлә бүгенге көндә дә алабугалылар өчен актуаль булып кала. Әмма 2020 ел пандемиясе аркасында төзелеш 5 елга тукталды.

Ниһаять, яхшы яңалык — Алабугада терма ачылачак. Пролетар урамында төзелгән бинаны «Алабуга термалары» җәмгыяте сатып алган. Компаниянең генераль директоры Тимур Басыйров сүзләренчә, аны реконструкцияләүгә 400 миллион сум кертергә планлаштыралар, ә 2026 елның икенче кварталында ул эшли башлар дип ниятләнә.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Светлана Карлина сүзләренчә, төзелешне яңарту шәһәр өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бу мөһим социаль проект. Әлеге бина яңа сулыш алачак. Объект үзәктә урнашкан, аңа җәмәгать транспортында да, җәяү дә барып җитү уңайлы.

Шулай ук яңа термалар Алабугага тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәчәк. Истәлекле урыннарны караганнан соң да шәһәрдә тоткарланырга сәбәп булачак, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot