news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада танылган рәссам Шишкинның әтисенә һәйкәл куелды

Алабугада Ленин мәйданында танылган рәссам И. И. Шишкинның әтисе Иван Васильевич Шишкинга һәйкәл куелган. Ул шәһәрнең туристик коды проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Скульптураның авторы Фәнил Вәлиуллин.

«Шишкин скульптурасының безнең шәһәрдә барлыкка килүе очраклы түгел, чөнки ул Алабуга өчен күп нәрсә эшләгән. Бу вазифага ул ике тапкыр 1832-1835 һәм 1844-1846 елларда сайлана. Иван Васильевич Алабуганы төзекләндерү һәм шәһәр халкының тормышын яхшырту өчен күп көч куя: юлларга таш түши, иҗтимагый биналар төзи. Тоз һәм шәраб кибетләре, инвалидлар өчен казармалар, Троица чиркәве, Собор йорты төзүдә катнаша. 1833 елда Шишкин Алабугада үз проекты буенча һәм шәхси акчасына суүткәргеч төзү эшенә нигез сала», – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100