news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада “Тамга 10” күргәзмәсе ачылды

Кичә Алабуга дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгының И.Шишкин исемендәге Сәнгать галереясендә “Тамга 10” күргәзмәсе ачылды

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Алабуга дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгының И.Шишкин исемендәге Сәнгать галереясендә “Тамга 10” күргәзмәсе ачылды.
Алабуга музей-тыюлыгының рәсми сайтыннан алган мәгълүматка караганда, 2000 елда Яр Чаллыда иҗит итүче рәссам Хәмзә Шәрипов башлангычы белән “Тамга” исемле төркем оештырыла. Ул Казан, Өфе, Чабаксар, Яр Чаллы һәм Алабугада иҗат итүче, үз милли тамырларына тартылган, графика һәм рәсем сәнгате аша милли үзаңны чагылдырырга омтылган рәссамнарны берләштерә.
“Тамга 10” күргәзмәсе “Тамга” төркеме оешуына 10 ел тулуга багышлана. Галереядә сәнгать сөючеләр милли темаларга багышланган рәсемнәр, графика, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре белән таныша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot