Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада «Таҗи Гыйззәт елы»н ачтылар
«Гыйззәт кабызган чаткылар» дип исемләнгән чара ТАССРның 100 еллык һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее кысаларында уздырылды.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында «Таҗи Гыйззәт елы»н ачу тантанасы узды. «Гыйззәт кабызган чаткылар» дип исемләнгән чара ТАССРның 100 еллык һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее кысаларында уздырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова 2020 елны «Таҗи Гыйззәт елы» дип игълан итте.
Бәйрәмгә Казаннан мәртәбәле кунаклар да чакырулы иде. Алар — татар әдәбияты белгече, профессор, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллин, Европа телләре һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, күренекле драматург оныгы Гүзәл Гыйзәтова һ.б.
Кичәне ачып, китапханәчеләр Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры белән таныштырды. Казаннан килгән кунаклар да драматургның иҗатына бәя бирде, истәлекләрен сөйләделәр. Оныгы Гүзәл Гыйзәтова әтисе Казбек Таҗи улының китапларын бүләк итте.
Әлеге чарага бай эчтәлекле китап күргәзмәләре оештырылды. Анда китапханәчеләр эзләнүләр алып барган альбом һәм папкалар да урын алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз