Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада төрле милләт гаиләләре «этночыршы» бәйрәменә җыелды
Алабугада этник чыршы бәйрәме алтынчы тапкыр үткәрелә.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Алабуга шәһәрендә «Иллюзион» кинотеатрында «этночыршы» бәйрәме узды. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза.
Бәйрәмне Татарстан Халыклар ассамблесенең Алабуга районындагы вәкиллеге оештырды.
Алабугада этник чыршы бәйрәме алтынчы тапкыр үткәрелә. Катнашучылар милли котюмнар кигән, төрле телләрдә котлау, шигырь һәм җырлар яңгыраган. Бу бәйрәмгә төрле милләт гаиләләре һәм балалары килгән иде.
«Бу безнең дус һәм тату яшәвебезне күрсәтә. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Бүген төрле телләрдә шигырьләр һәм җырлар ишеттек», — дип сөйләде Татарстан Халыклар ассамблесенең Алабуга районындагы вәкиллеге директоры Зөләйха Әмирбәкова.
Чарада «Этноуенчык» бәйгесендә җиңүчеләргә сертификат, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз