news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Төркиядән килгән Айгөл Окутанның күргәзмәсе ачылды

Аның күргәзмәсе Көмеш гасыр китапханәсендә 23 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Алабугада Төркиядән килгән Айгөл Окутанның күргәзмәсе ачылды
alabuganury.ru

(Алабуга, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Гөлнур Якупова). Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Көмеш гасыр китапханәсендә Төркиядән килгән Айгөл Окутанның “Эрзурум һәм Карс – рус шагыйренең Көнчыгыш әкияте” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Бу турыда "Алабуга нуры"

Биредә танылган төрек шагыйре Атаул Бәхрәмугълы белән иҗади очрашу да узды. Бу вакыйга Россия һәм Төркиядә Мәдәният һәм туризм елына, шулай ук бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган иде.

Кадерле кунакларның берсе – Атаул Бәхрәмугълы Пушкин ижатыннан тыш, Михаил Лермонтов, Федор Достоевский, Максим Горький, Иван Тургенев һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә иткән. Моннан кала, ул күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән дә таныш. 

– Кайбер шагыйрьләр арасында ныклы уртаклык бар. Мәсәлән, Александр Пушкин белән Габдулла Тукайны гадилек, ихласлылык, турылык һәм мәхәббәтне олылау берләштерә, – дип ассызыклады Атаул Бәхрәмугълы.

Икенче мөхтәрәм кунак – Айгөл Окутан үз картиналарының ничек барлыкка килүен, эшләү ысуллары турында кыскача сөйләде. Ул эбру алымы белән иҗат итә. Әгәр сүзен-сүзгә тәрҗемә итсәк, ул йөзмә кара (чернила) дигәнне аңлата. Эбру – классик төрек сәнгате.

Рәссам шагыйрьнең Төркия Карсына һәм Эрзурумга сәяхәтен сурәтләгән. Картиналарда Арарат тавын һәм аның тирә-ягын, Карс шәһәренең калыпсыз ныгытмасын, борынгы Эрзурум шәһәренең архитектурасын күрергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, Айгөл Окутанның күргәзмәсе Көмеш гасыр китапханәсендә 23 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100