news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада тәгәрмәчле ветеринария пунктында котыру чиренә каршы прививка ясыйлар

Көнгә 20-30 хайванга вакцина ясыйлар.

Алабугада тәгәрмәчле ветеринария пунктында котыру чиренә каршы прививка ясыйлар

(Алабуга, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Бу атнада Алабугада күчмә ветеринария пунктлары эшләде. Төрле вакытларда һәм төрле нокталарда ветеринария хезмәте хезмәткәрләре үзләренең дүрт аяклы пациентларын шәһәр урамнарында ук кабул итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Уңайлы кабинетлар урынына – кечкенә микроавтобус. Тик менә котыру авыруына каршы ясала торган вакцина һәм ветеринар – чын. Прививка алдыннан хайваннарны тикшерәләр.

– Без хайваннарда котыру авыруын кисәтү декадасы кысаларында шәһәр урамнарында эшлибез. Беренче көнне күчмә ветеринария пункты Шишкин урамында һәм “Могҗизалар кыры” микрорайонында булды. Халык, әлбәттә, килә, әмма без теләгәнчә, актив түгел. Көнгә 20-30 хайванга вакцина ясыйбыз. Бәлки, бездә бу эш барганлыкны бөтен кеше дә белмидер әле.

Михаил Пономарев сүзләренә караганда, хайваннарга вакцинация бушлай үткәрелә. Алабугалылар ешрак песиләргә вакцинация ясый. Прививка ясатканнан соң, дүртаяклының хуҗасы кулына вакцинация паспорты бирелә.

Әйтергә кирәк, бөтен шартлар да тудырылган, әмма нинди дә булса сәбәпләр аркасында “тәгәрмәчле” ветеринария пунктына барып өлгермәсәң, декада тәмамлангач, Азин урамы, 155 адресы буенча урнашкан ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Михаил Пономарев сүзләренчә, узган ел дәвамында Алабуга районы территориясендә 2 меңнән артык эт һәм 2200гә якын песигә прививка ясатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100