news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада төбәк предприятиеләренең үсеш перспективалары хакында сөйләшәләр
Беренче кварталда предприятиеләр үз бизнесларының конкурентлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән үсеш программаларын әзерләргә тиеш
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Алабуга районындагы сәнәгать предприятиеләренең хәле һәм үсеш перспективалары бүген төбәктә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә узучы киңәшмәдә күтәрелә.
Министр үз чыгышында билгеләп узганча, 2009 елның катлаулы шартларда узуына карамастан, республикада кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру узган елның икенче яртысында икътисадның реаль секторында хәлне бераз тотрыклыландыру мөмкинлеген биргән. Мәсәлән, дәүләт ихтыяҗлары өчен автомобильләр сатып алу федераль программасы ярдәмендә “КАМАЗ” да җитештерелгән 8,3 меңгә якын автомобиль сатылган. Быел дәүләт ярдәме дәвам иткәндә автогигант автомобильләр җитештерү һәм сатуны, 2009 елга караганда, 8 процентка арттырырга ниятли.
Равил Зарипов 2010 елда республика товар җитештерүчеләренә федераль һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм чаралары дәвам итәчәген ассызыклады. Алар автомобиль техникасын сатып алу, иске автомобильләрне утильләштерү, безнең предприятиеләрне федераль максатчан программаларда, Россиянең эре компаниләре белән берлектә җитештерү кооперациясе программаларында катнаштыру һ.б. чаралардан гыйбарәт. 2010 елда ил күләмендә икътисадны модернизацияләү һәм аның көндәшлеккә сәләтен күтәрү бурычы куела. Шуннан чыгып, бүгенге киңәшмәдә катнашкан предприятиеләр үз бизнесларының конкурентлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән үсеш программаларын (кризиска каршы чаралар планын) эшләргә тиеш. Моны беренче кварталда әзерләү бурычы куелды. Алар үз эченә чыгымнарны кыскарту, энергия саклау, җитештерү куәтләрен оптимальләштерү, техник яктан яңадан җиһазландыру, яңа төр продукция җитештерү чараларын эченә алырга тиеш. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Муниципаль берәмлек башлыгы Илшат Гафуров киңәшмәдә катнашучыларга Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга шәһәренең 2009 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен бәян итеп, 2010 елга үсеш преспективаларын җиткергән. ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев республика товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары хакында мәгълүмат биргән. Инвестиция программалары дирекциясе җитәкчесе Ирек Хәбибуллин “Алабуга” МИЗ сәнәгать мәйданындагы предприятиеләрнең узган бер елдагы эшчәлек нәтиҗәләрен игълан иткән. Киңәшмә нәтиҗәсе буларак, төбәк предприятиеләре проектларын гамәлгә ашыруда дәүләт-шәхси хезмәттәшлек чараларына кагылышлы тәкъдимнәр буенча Беркетмә имзаланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2