news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада суперәби конкурсы булды

“Суперәби -2014” титулы на 7 әбекәй дәгъва итте

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Алабугада суперәби конкурсы булып, аның финалы шәһәр мәдәният сараенда үткәрелде.

Быел “Суперәби” дигән мактаулы исемгә лаек булу өчен 7 әбекәй ярышты. Алар арасында шәһәр әбиләре дә, авылда яшәүчеләр дә бар иде. Бәйгедә катнашучылар 5 бирем үтәргә тиеш булды: болар – визит карточкасы, “XXI гасыр әбисе” дигән иҗади бәйге, “Заман сулышын тоеп яшә”, “Иске әйберләрнең яңа яшәеше”, “Әбиләрдән супер меню” дигән ярышлар.

“Суперәби -2014” титулы быел Тамара Әхмәдиевага бирелде. Төп приз – микродулкынлы мич тә аңа тапшырылды, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100