Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус тавыш бирү участогы оештырылган
Анда һәр сайлаучыга Брайль шрифтында басылган махсус трафарет бирелә, ул бюллетень өстенә куела һәм андагы мәгълүматны кабатлый.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Новая Кама»). Сукыр һәм начар күрүче алабугалылар шәһәрнең политехника көллияте бинасында оештырылган махсус участокта тавыш биргән. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә.
Анда һәр сайлаучыга Брайль шрифтында басылган мәгълүматлы трафарет бирелә, ул бюллетень өстенә куела һәм андагы мәгълүматны кабатлый. Һәр алабугалы, мөмкинлекләре чикле булуга да карамастан, аңлы рәвештә үзе сайлаган кандидат өчен тавыш бирә алган.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлеге рәисе Мөнип Гасыймов та әлеге участокта тавыш биргән.
«Урамда музыка яңгырый, безнең өчен бу — яхшы ориентир. Без үз тавышыбызны бирәбез һәм алдагы биш елда безне онытмаслар, ярдәм итәрләр дип ышанабыз», — дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз