Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада спайслар тараткан 3 татарстанлы 34 елга хөкем ителгән
ТР Югары суды хөкем карарын раслады
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда синтетик наркотиклар сатуны оештырган җинаятьчел наркотөркем әгъзаларына карата чыгарылган хөкем карары үз көченә керде. Наркоконтроль хезмәткәрләре тоткарлаган җинаятьчеләр Алабуга территориясендә спайс сату белән шөгыльләнгән.
Әлеге төркем составына наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә бергә җинаять кылу турында килешкән 36 яшьтән алып 51 яшькәчә татарстанлы кергән.
Тикшерү ачыклаганча, элек “наркотиклар белән бәйле” маддә буенча хөкем ителгән Олег Чернов, Алексей Козырьков һәм Иван Якимов үзара криминаль рольләрне бүлешкәннәр. Төркемне оештыручы җинаятьтәшләренә наркотиклар тапшырган, алар алдан килешенгән бәя буенча саткан. Аннары акчаны оештыручыга тапшырганнар.
Наркоконтроль хезмәткәрләре җинаятьчел төркемдә катнашучыларны тоткарлаганда, сатуга әзерләнгән 100 дән артык шартлы доза порошоксыман наркотик матдә алганнар.
Судта төркемне оештыручы үз гаебен танымаган. Суд наркотиклар сату бизнесын оештыручы Олег Черновны 12 ел 6 айга, аның җинаятьтәшләре Алексей Козырьковны 10 ел да 11 айга һәм Иван Якимовны 10 ел 4 айга хөкем иткән. Татарстан Югары суды карары белән хөкем законлы көченә керде, дип хәбәр итә бүген РФ Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз