Алабугада Спасс ярминкәсе узачак
21-23 август көннәрендә Алабуга Спасс ярминкәсенә чакыра
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 21-23 август көннәрендә Алабуга Спасс ярминкәсенә чакыра.
Зур тарихи әһәмияткә ия булган бу ярминкәне алабугалылар моннан өч ел элек торгызып җибәрә. Анда бөтен Россиядән агач, балчык, каен кайрысы, көмеш, асылташлар, күн, йон, фарфор кебек төрле материаллардан сәнгать әсәрләрен иҗат итүче осталар киләчәк. Ярминкә кунакларын фольклор, театр һәм цирк коллективлары каршы алачак, дип хәбәр итә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының рәсми сайты.