news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Спас ярминкәсендә 339 мең кеше булган

Алабугада Спас ярминкәсендә 339 мең кеше булган

Алабугада Спас ярминкәсендә 339 мең кеше булган. Туристлар санының артуы ярминкәнең ребрендингы белән бәйле. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Быел рамка — металл эзләгечләр куелды, аларда килүчеләрне санап торучы счетчиклар урнаштырылган, бу төгәл мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Бу рәсми мәгълүматлар. Быел Спас ярминкәсе тарихында беренче тапкыр туристлар агымы күзәтелде», — дип хәбәр итте Алабуга дәүләт музей ядкарьлегенең матбугат сәркатибе Оксана Есипова.

Есипова сүзләренчә, туристлар санының артуы ярминкә ребрендингы, сәүдә һәм рестораннар зоналарын аеру белән бәйле.

«Бу чыннан да бик уңайлы булды. Ярминкәгә сәүдә яки сатып алу өчен килгән кешеләр сәүдә рәтләре буйлап югарыда йөри ала, ә ял итәргә килүчеләр түбәнгә төшә: анда иркен, уңайлы һәм тыныч. Анда күңел ачарга һәм концерт карарга мөмкин иде», — дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot