news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Спас ярминкәсен уздыру урыны үзгәрәчәк

Алабугада Спас ярминкәсен уздыру урыны үзгәрәчәк
Фото: https://alabuganury.ru/

Быел Алабугада Спас ярминкәсе башка урынга күчереләчәк. Бу шәһәрнең тарихи өлешендәге урамнарны реконструкцияләү белән бәйле. Моннан тыш, җәй көне Шишкин буаларында «Алабуга» махсу икътисади зонасы зур вакыйгаларны оештыру өчен мәйданчыкны шәһәргә бүләк итеп әзерләячәк. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Планнарда — ярминкәне ипподромда уздыру. Рөстәм Нуриев сүзләренчә, анда бәйрәм уздыру өчен уңайлы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган зур мәйданчык бар.

Әйләнгеч шоссе буйлап кунаклар ярминкәгә шәхси транспортта килә алсын өчен стоянка ясау планлаштырыла. Машинаны парковкада калдырып, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар вакыйга урынына җәяү барып җитә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot