news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Спас ярминкәсендә кыңгырау чыңнары концерты булды

Шәһәргә Россиянең 40лап төбәгеннән 175 оста җыелган.

(Алабуга, 5 август, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Бөтенроссия Спас ярминкәсе кысаларында Алабугада фольклор коллективлар катнашында X Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале узды.

Традицион рәвештә һәр елны шәһәр халкы һәм кунаклар әлеге фестивальгә бөтен Россия буйлап килгән осталар уйнвына сокланып, күңелләренә рәхәтлек ала.



Быел фестиваль 175 катнашучыны җыйган. Шуларның 85е – чаң сугучылар, калганнары фольклор коллективларда, вокаль ансамбльләрдә шөгыльләнүчеләр, рухи-патриотик җырлар башкаручылар һәм борынгы рус уен коралларында уйнаучылар. Алар илнең 40лап шәһәр, бистәсеннән килгән. Чагыштырып карасак, 2008 елда беренче фестивальдә 38 оста үзен сынап караган булган. Шулай итеп, Алабуга җирендә традицияләр елдан-ел яңара бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot