news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Спас ярминкәсе узачак

Гассар урамында “Осталар шәһәрчеге” эшләячәк.

Алабугада Спас ярминкәсе узачак

(Алабуга, 31 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). 2-4 августта Алабугада янә Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел кунаклар, Шишкин буаларына төшмичә үк, ярминкә мохитенә чума алачак − Гассар урамында “Осталар шәһәрчеге” эшләячәк. Бу ярминкәнең яңалыгы булып тора. Биредә 56 оста куллар иҗат итәчәк, мастер-класслар бирәчәк. Алар арасында зәркән сәнгате, келәм ясау, тимерчелек эше, пыяладан төрле әйберләр, чүлмәк ясау осталары бар. Алар янәшәсендә рәссамнар һәм Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучылар – музыкант-инструменталистлар урнашачак.

Узган еллардагы кебек үк, ярминкә үзе “Мәйдан” территориясендә урнашачак. Анда катнашу өчен 650дән артык оста гариза биргән, быел аларны теркәү “Спас ярминкәсе.рф” сайтында узган. Монда дөньяның 3 иленнән, Россиянең 40 төбәгеннән, 9 республика, 29 өлкә һәм 2 чит төбәктән килгән осталар катнашачак. Беларусь, Литва, Башкортстан, Дагыстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Киров, Кемерово һәм Ленинград өлкәләреннән осталар көтелә.

Спас ярминкәсенең концерт программасында 56 башкаручы һәм иҗат коллективы – барлыгы 400гә якын кеше чыгыш ясаячак. Алар – Мәскәү, Пермь, Сочи, Екатеринбург, Тверь һәм Волгоград өлкәләре, Суздаль, Ижау, Татарстан шәһәрләре һәм районнары артистлары. Алабуга районы коллективлары да ярминкә сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Спас ярминкәсе кысаларында кабат Кыңгырау чыңы (“Колокольный звон”) фестивале узачак. Өч көн дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары кыңгырау чыңнары белән хозурланачак. Фестивальгә 130 катнашучы, шул исәптән 75 чаң кагучы, 20 иҗат коллективы, рухи җыр башкаручылар, музыкант-инструменталистлар гариза биргән инде. Фестивальнең географиясе зур − илебезнең 39 шәһәре һәм торак пункты. Чаң кагу фестивалендә 30га якыны анда беренче тапкыр катнашачаклар.

Шулай ук Спас ярминкәсе кысаларында “ВДОХновение” автор җыры фестивале дә узачак. Гадәттәгечә ул “Александр бакчасы” паркында, ә гала-концерт ярминкәнең төп сәхнәсендә узачак. Фестивальнең махсус кунагы Россиянең атказанган артисты, автор-башкаручы Виктор Третьяков булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100