news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Спас соборын торгызуга акча җыю буенча хәйрия марафоны башланды

Алабугада Спас соборының эчке бизәлешен торгызуга акча җыю буенча хәйрия марафоны башланды. Марафонга старт 5 августта XVI Чаң кагу фестивале вакытында бирелде. Бу көнне меценатлар белән беренче очрашу булды, алар арасында Спас соборын торгызу буенча попечительләр советы составына керү тәкъдименә җавап биргән эшмәкәрләр, мәртәбәле кунаклар бар иде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Бу Алабуганың иң зур гыйбадәтханәсе, сәүдәгәрләр аны 62 ел буена төзегән, безнең өчен ул бик кадерле, дип билгеләп үтте район башлыгы чара кунакларын сәламләгәндә. Җитәкче сүзләренчә, моннан берничә ел элек шәһәр һәм республика ярдәме белән соборның тышкы ягы тәртипкә китерелде, чаң кагу урыннарын торгыздылар, хәзер изге урынны эчке яктан да ремонтларга кирәк. Бу башлангычны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да хуплый, ул Спас соборын торгызуга кушылырга өнди.

Шул ук көнне КФУның Алабуга институтында Попечительләр советының беренче утырышы узды, аның рәисе итеп Николай Базаров сайланды. Анда шулай ук танылган актерлар — әтиле-уллы Алексей һәм Игорь Огурцовлар катнашты. Үзләренең «Дороги» авторлык программасын төшерү кысаларында алар Спас соборы турында сюжет төшерде.

«Әтиле-уллы Огурцовлар 4 ел эчендә 400 гыйбадәтханәдә булган, кешеләр ярдәмендә 298 гыйбадәтханә торгызылган. Бу эш бездә дә башланды. Бу изге эшкә безнең шәһәр халкы гына түгел, бөтен республика халкы да кушылырга әзер. Беркемнең дә читтә каласы килми. Бүген шәһәрнең зур кибетләрендә акча җыю өчен кублар урнаштырылган, бу зур һәм мөһим эшкә үз өлешеңне онлайн да күчерергә мөмкин», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100