Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада Социаль көнкүреш музееның филиалы ачылды
Музейда “Чиж & C” солисты джинсы чалбары, Ottawan диско-дуэты автографы куелган пластинкалар һәм совет заманы кешеләренең шәхси әйберләре саклана.
(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Казанның Социаль көнкүреш музее Алабугада филиал ачты. Бу 8нче филиал. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә проект директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов сөйләде.
Музей ачылуны символлаштыручы кызыл тасманы кисүдә Рөстәм Вәлиәхмәтов белән бергә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко белән Россия Мәдәният министрлыгы Музейлар департаменты директоры Владислав Кононов та катнашты. Ачылыш тантанасында шулай ук Россиянең зур музейлары директорлары катнашты.
“Күп кенә экспонатлар Алабуга музеенда сакланган, биредә яшәүчеләр дә алып килә”, - дип сөйләде музей директоры.
Совет заманындагы кайбер предметлар Казаннан килделәр. Биредә “Чиж & C” солисты Сергей Чиграковның джинсы чалбары, Ottawan диско-дуэты автографы куелган пластинкалар коллекциясе һәм совет заманы кешеләренең шәхси әйберләре саклана. Шулай ук танылган пианист Борис Березовский имзасы куелган “Лель-22 электропианиносы да Алабугага китерелде.
“Санкт-Петербург рок-музыкантлары 70нче еллардагы тагын бер электропианино җибәргәннәр”, дип уртаклашты Вәлиәхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз