news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Sollers пассажир минивэнын серияле җитештерү башлап җибәрелде

Алабугада Sollers SF1 автомобиленең җиде урынлы пассажир версиясен җитештерүне бпшлап җибәрделәр. Бу хакта компания сайтында хәбәр ителә.

Пассажир модификациясе брендның предприятиенең универсаль җыю конвейерында чыгарыла торган линейкасын тулыландырды. Җитештерү кузовны эретеп ябыштыру, коррозиягә каршы катафорезлы эшкәртү, буяу һәм җыюны үз эченә алган тулы цикл технологиясе буенча оештырылган.

«Апрель башында сатуга чыгарырга ниятлибез«, – диделәр «Татар-информ»га Sollers компаниясендә.

Автомобиль Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы таксида эшләү өчен раслаган транспорт чаралары исемлегенә кертеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot