news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Солдатка хат» проекты гамәлгә ашырыла

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакцияләре «Солдатка хат» проектын башлап җибәрде.

«Яшь укучыларыбызны проектта катнашырга чакырабыз. Без үзебезнең яшь укучыларыбызга махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга хатлар язарга тәкъдим итәбез», диелгән хәбәрдә.

Килгән хатларның барысын да газеталар битләрендә бастырыла. Соңрак әлеге саннар «Игелек планетасы» гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылачак, анда аларны хәрбиләр өчен җыелган посылкаларга салалар.

Хатларны редакциягә (Төзүчеләр ур., 16а) алып килергә, new-kama@bk. ru электрон почтасына җибәрергә, ВКонтакте челтәрендә «Алабуга хәбәрләре» яки «Новости Елабуги» төркемендә тәкъдим ителгән яңалыкларда калдырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100