news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Шишкин буаларын» төзекләндерү өчен яңа проект гамәлгә ашырыла

«Шишкин музей-йортын да төзекләндерәчәкбез», - диде Рөстәм Нуриев.

Алабуганың «Шишкин буалары» проекты быел «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсында 95 млн сум күләмендә федераль грант отты.

«Безгә мелиорация эшләрен башкарырга кирәк булачак. Алга таба биредә халык өчен каралган мунча, кафе һ.б. хезмәт күрсәтү объектлары эшләячәк. Шишкин музей-йортын да төзекләндерәчәкбез», - диде Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Хөкүмәт йортында.

Аның фикеренчә, Шишкин буаларын төзекләндергәннән соң «матур биналары булган шәһәрнең тарихи пейзажы ачыла».

«Шишкин буалары безнең традицион чараларны үткәрү урыны булачак. Бу бик уңайлы урын. Монда бик күп кеше килә. Мәсәлән, Спас ярминкәсенә быел 240 меңнән артык кеше җыелган иде. Шуңа күрә безгә шартлар тудырырга кирәк», - диде муниципалитет җитәкчесе.

Төзекләндерү эшләре Алабуганың тарихи үзәгендә 2023 елда башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100