news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада шәхси йорт хуҗаларына көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешү төзергә кирәк

Кагыйдәне бозучыларга 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр штраф каралган.

(Алабуга, 11 февраль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабуга шәхси йорт хуҗаларына көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешү төзергә кирәк, дип яза "Алабуга нуры" газетасы.

Муниципаль тикшерү бүлеге һәм район Башкарма комитеты Алабугада яшәүчеләргә шундый чакыру белән мөрәҗәгать итте. Андый килешүнең булырга тиешлеге шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрендә каралган. Кагыйдәләрне бозучы гражданнарга карата 2 мең сумнан 3,5 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин.

Район Башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, тәртип бозу кабатланган очракта, штраф күләме икеләтә арта.

news_right_1
news_right_2
news_bot