news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада селфи ясарга тырышкан кыз күпердән егылып төшкән

Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, янәшәсендәге егет аны тотып кала алмаган.

(Алабуга, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабугада күпердән егылып төшкән кыз селфи ясарга тырышкан булган. Бу хакта бүген Алабуга Эчке эшләр бүлегеннән җиткерделәр.

Алдан 26 яшьлек кызның  кичә 22 сәгать 40 минутта 10 метр биеклектән егылып төшүе хәбәр ителгән иде.

Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, кыз аек булмаган һәм селфи ясарга уйлаган. Ул күпер култыксасына баскан, янәшәсендәге егет аны тотып кала алмаган.

Хастаханәгә барудан ул баш тарткан. Әмма бүген табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар ярдәм күрсәтеп, аның хәлен уртача дип бәяләгән һәм өенә кайтарып җибәргән. Кызның куллары җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot