Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды
Алабугада район җитәкчелеге ярдәме белән сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды. Катнашучыларның барысы да — 7нче мәктәп укучылары. Күнегүләрен былтыр көзен үк башлаган, билгеле бер уңышка да ирешкәннәр, иң әһәмиятлесе — аларга бу спорт төре белән шөгыльләнү ошый.
Малайлар өчен бу команданың җыелуы бик яхшы, чөнки баштарак ун бала гына алырга теләсәләр, соңыннан әлеге сан унбишкә җиткән. Алар белән эшләргә тәҗрибәле тренер Александр Герасимов алынган. Аның сүзләренчә, Алабугада махсус хоккей белән шулай кызыксынырлар дип көтмәгән. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
«Барып чыгар дип уйламаган идем. Берничә ел элек республикада хоккейның бу юнәлешен үстерергә маташтылар, ләкин булмады. Хәзер иганәче сыйфатында − «Татнефть» хәйрия фонды. Команданың үсүендә 7нче мәктәп директоры Илдус Зиннәтуллинның да өлеше зур. Хәзер команданың төп өлеше формалашкан инде», − диде ул.
Команданың күнегүләре атнага ике тапкыр уза, кышын ешрак җыелганнар. Башлыча 10нчы микрорайондагы хоккей кортында очрашканнар. Балалар белән уен төрендә шөгыльләнәләр, шул ук вакытта техник алымнарны да өйрәнәләр. Иң башта күпләр тимераякта басып тора алмаган булсалар да, ярты елдан бераз артык вакыт эчендә үзенчәлекле хоккейчылар яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз