news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Алабугада “Сак булыгыз, балалар” операциясе башланды

^Алабугада “Сак булыгыз, балалар” операциясе башланды

(Алабуга, 24 март, "Татар-информ", Гөлшат Солтанова). Алабуганың ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәп каникуллары вакытында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча чаралары үткәрә. Автоинспекция хезмәткәрләре сүзләренчә, соңгы елларда балалар гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны кими, ә юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләр саны Алабугада арта, шуңа күрә юл-патруль хезмәте инспекторлары каникулларның беренче 5 көнендә балалар өчен куркыныч юл участокларында торачак.

Бу атнада дәүләт автоинспекциясе инспекторлары белем алу учреждениеләрендә юлда йөрү кагыйдәләре буенча лекцияләр укыячак һәм фикер алышулар алып барачак.

Алабугада һәм районда бу елның соңгы ике аенда 3 юл-транспорт һәлакәте булды, анда 3 бала зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot