news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада сайлау пунктында хәрбиләр өчен маскировкалау челтәре үрү барышын күрсәттеләр

Алабугада сайлау пунктында хәрбиләр өчен маскировкалау челтәре үрү барышын күрсәттеләр
Фото: http://alabuganury.ru/

Россия Президентын сайлау көннәрендә Алабугада хәрбиләр өчен маскировкалау челтәре үрәләр. Мастер-класс 2нче гимназиядә урнашкан сайлау пунктында оештырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Бездә өч көн дәвамында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар барачак. Без яшь гвардиячеләр белән бергә кешеләрне бу эшчәнлеккә җәлеп итү өчен маскировкалау челтәрләрен үрү барышын күрсәтәбез. Алабугалылар сайлауларга килгәч, безнең шәһәрдә актив гражданлык позициясе күрсәтүче һәм махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен маскировкалау челтәрләре үрүче инициативалы кешеләрнең барлыгын күрсеннәр дип тырышабыз», – диде чараның инициаторы «Яшь гвардия»нең җирле бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников.

Роман билгеләп үткәнчә, мастер-класста катнашырга теләүчеләр күп.

«Килеп кызыксынып китүчеләр дә бар. Без аларга моның ни өчен һәм ничек эшләнгәнен аңлатабыз. Челтәрләр безнең хәрбиләр өчен бик кирәк, алар анда һәрвакыт җитми», — ди Роман Епанешников.

Волонтерлар сайлауда өч көн дәвамында мастер-класслар үткәрәчәк. Һәркем килә, тавыш бирә һәм изге эшкә кушыла ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100