news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Сабантуй сылуы»н сайладылар

Алабугада «Сабантуй сылуы»н сайладылар
alabuganury.ru

6 июнь көнне Алабуга мәдәният сараенда «Сабантуй сылуы» бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза. 

Һәр елны татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй алдыннан «Сабантуй сылуы» бәйгесе оештырыла. Быел да ул Мәдәният сараенда узды. Бәйгегә биш гүзәл кыз катнашырга теләк белдергән.

Бәйгенең беренче өлешендә кызлар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта милли киемнәрдә сәхнәгә чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Өченче этапта катнашучылар үзләре пешергән татар милли ризыкларын тәкъдим итте.

Алабугада «Сабан туе сылуы 2022» исеменә кемнең ия булганы 12 июньдә Сабантуй бәйрәмендә билгеле булачак. Ул быел ипподромда узачак, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot