Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада Россия студентлары көнен билгеләп үттеләр
Бәйрәм иң уңган Татьяна исемле кызларны хөрмәтләү белән дәвам итте.
(Алабуга, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга шәһәрдә бишенче ел рәттән КФУның Алабуга институты, медицина училищесы, политехника көллияте, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары өчен гомумшәһәр бәйрәм оештырыла.
Анда егет-кызлар үзләренең уку йортларын тәкъдим итәләр һәм бергәләшеп күңел ачалар.
Бәйрәм кунакларын котлау сүзләре белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина Алабуганың барлык студентларына актив һәм нәтиҗәле эшләре, безнең районның барлык чараларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Котлауларга шәһәрнең уку йортлары вәкилләре дә кушылды.
Бәйрәм Алабуганың иң уңган Татьяна исемле кызларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Аларның бу көнне икеләтә бәйрәме булды − алар Студент көнен генә түгел, ә исем бәйрәмен дә билгеләп үтте.
Ә бу вакытта студентлар туңмасын өчен, алар өчен флешмоб оештырылды. Шулай ук студентлар өчен чәй һәм тәм-том әзерләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз