news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Россия сәүдәгәрлеге истәлегенә музей ачылачак

Алабугада Россия сәүдәгәрлеге истәлегенә музей ачылачак

(Алабуга, 21 июль, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуганың Педагогия университетында Россия сәүдәгәрлеге истәлегенә музей ачылачак.

Музей өчен вуз ишегалдындагы элеккеге столярлык итү бинасын бирделәр. Капиталь ремонт ясаганнан соң биредә ике залда Алабуганың танылган сәүдәгәрләре турында сөйләүче экспозицияләр тәкъдим ителәчәк. Икенче зал XIX гасыр сәүдәгәрләр йортының яшәү бүлмәсенә әйләнәчәк. Музей өчен экспонатларның төп өлеше җыелган инде, аның бер өлешен университет студентлары һәм шәһәр халкы китергән. Күп кенә экспонатларны алабугалы Наил Вәлиев шәхси коллекциясеннән тәкъдим иткән. Ул XIX гасырда бөтен Россиягә билгеле булган Алабуга сәүдәгәрләре эшчәнлеге белән күптәннән шөгыльләнә. “И.Г.Стахеев һәм уллары”, “Г.И.Стахеев һәм варислары” эре сәүдә йортларының еллык әйләнештәге акчалары 150 миллион сумга кадәр җиткән. Сәүдәгәр Гирбасовлар икмәк сату белән шөгыльләнгән, аларның үз баржалары да булган. XIX гасырның икенче яртысында сәүдәгәр-сәнәгатьче Ушковлар Кама буенда беренче химия заводлары төзегәннәр. XIX гасырның 90нчы елларында производство күләмнәре буенча алар Россия химия заводлары арасында алдынгы урыннарның берсен алып торганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot