news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ресурс үзәге ачылды

Проектка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов старт бирде

 (Алабуга, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәре кысаларында Алабуга политехник көллиятендә булды. Биредә уку йорты базасында «Алабуга» МИЗ өчен белгечләр әзерләү ресурс үзәген ачылды.

Рөстәм Миңнехановны вице-премьер – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов озатып йөрде.

Бөтен республика буенча һөнәри белем бирү учреждениеләре составындагы мондый үзәкләр нибары бишәү генә. ТР Президенты сүзләренчә,  киләчәк - уку йортлары һәм предприятиеләр белән тыгыз эшләүче шундый үзәкләрдә. Мондый укыту схемасы бизнеска кирәкле кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә.

«Биредә студентлар укытылып кына калмый, яңадан әзерләү дә гамәлдә - бу форма бик дөрес. Безнең партнер «Форд Соллерс» раславынча, биредә предприятиегә үзләренә кирәкле белгечләрне тиз арада әзерләргә мөмкинлек бирүче схема эшләнгән. Дөнья бик тиз үзгәрә, фәнни-техник алгарыш бер урында таптанмауны таләп итә, үзегез уйлап  карагыз, хәзер үк күпме белгеч җитми, ә тагын 5-10 елдан аларның күпме кирәк булачагы билгесез. Мондый ресурс үзәкләрендә дөнья компанияләре белгечләре дә укытырга тиеш, чөнки «Алабуга» МИЗы – ул дөнья комплексы», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул политехник көллиятнең студентларына аерым: “Сезнең потенциал бар, без сезгә өметләнәбез. Биредә мин максатка омтылышлы егетләрне күрәм, аларның яхшы белгечлек, белем һәм тәҗрибә аласылары килә. Сезгә бөтен җирдә иҗтыяҗ булыр дип ышанам. Минечә, без сезгә кармак тоттырдык, ә балыкны сез үзегез тотачаксыз”, - диде.

Ресурс үзәген җәй дәвамында әзерләгәннәр, уку йортының бер бинасында ремонт ясалган, җиһазлар сатып алынган. Биредә кыска вакытлы курсларда «Алабуга» МИЗы өчен токарь, фрезерчы, йөк төягеч машина йөртүчеләр әзерләячәкләр. Бер елга 500гә кадәр белгеч әзерләү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100