news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада реставрацияләнгән кабер ташларын тарихи зиратка кайтаралар

Алабугада Иске мөселман (татар) зиратында XIX гасыр – XX гасыр башына караган реставрацияләнгән кабер ташларын монтажлау эшләре башланды. «Татнефть» хәйрия фонды акчасына кайчандыр шәһәрдә яшәгән дворяннар, сәүдәгәрләр һәм мещаннарның каберләренә куелган гарәп язулы барлыгы 15 кабер ташы чистартылган һәм торгызылган. Аларның 14е үз урыннарына кайтарылачак, ә аеруча нык зыян күргән бер монумент ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты фондларына озатылачак. Аның урынына төгәл күчермәсен урнаштырырга ниятлиләр.

Һәйкәлләрне монтажлау — җаваплы эш кенә түгел, ә чын мәгънәсендә авыр хезмәт тә, чөнки аларның кайберләренең авырлыгы 400–500 килограмм тәшкил итә. Кабер ташларын зиратка китерү өчен Алабуга эшкуары Нурислам Кадыйров бушлай төзелеш техникасы тәкъдим иткән. Һәйкәлләр башта торган урыннарына куела. Кабер ташларын урнаштыру белән Җәмигъ мәчете һәм «Ремонтэнергосервис» ҖЧҖ вәкилләре шөгыльләнә.

«Ташта катып калган тарих: Иске мөселман зираты кабер ташларын мәдәни-тарихи һәм туристик объект буларак торгызу» проекты «Татнефть» хәйрия фонды акчасына гамәлгә ашырыла. Бу – Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә уникаль тәҗрибә. Биредә сыналган методикаларның башка тарихи некропольләрне торгызуда да кирәге чыгачак.

Тарихи белешмә.

Иске мөселман (татар) зиратына XIX гасыр уртасында император Николай I тарафыннан 1846 елның 2 мартында расланган Алабуганың икенче генераль планы буенча нигез салынган.

Некропольдә XIX гасыр уртасы – XX гасыр башына караган 70кә якын кабер ташы сакланып калган, аларның 40ка якыны тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия. Бу – революциягә кадәр Алабуганың татар кенәзләре һәм морзалары, сәүдәгәрләре һәм мещаннары, дин әһелләре, танылган шәһәр кешеләре җирләнгән урыннар. Әхмәтзакир әл-Мортывиның (1874-1939) эшләре аерым урын алып тора — зиратта ул ясаган 30га якын уникаль кабер ташы сакланып калган.

Ленар Мифтахов фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot